9 май көнне Теләче район халкы елдагыча бәйрәм митингына җыйналды

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Оешма-предприятиеләрдә эшләүчеләр, балалар, мәртәбәле  кунаклар ил өчен яу кырында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә  чәчәк бәйләмнәре салырга, аларны кабат искә алырга чыктылар. Бәйрәм митингысында 2200 райондашыбыз катнашты. 150 кеше мәйданнан “Үлемсез полк” маршы белән узды. Әлеге чарада гражданлык актларын теркәү бүлеге җитәкчесе дә теләп катнашты. Ә ул көннең иң кадерле кунаклары, билгеле инде, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары иде. Өлкәннәребезнең дулкыланулары йөзләрендә үк күренде. 

Татаналы митингны муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов ачып җибәрде. Аннан соң ветераннарны ТР Юл хуҗалыгы һәм транспорт министры урынбасары Артем Чукин котлады. Шулай ук тантанада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов та катнашты. Район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, ветераннарның Айдар авыл җирлеге башлангыч оешмасы  җитәкчесе Иван Егоров, яшь буын вәкиле, Теләче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Айзат Бариев  тәбрикләү сүзе белән чыкты. Сугышчан җырлар, хәрби биюләр кунакка килгән ветераннарны, сугыш чоры балаларының хәтерен кабат яңартты. Өлкәннәребезнең һәм тантанада катнашучыларның күңелен күрер өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре, район Балалар сәнгать мәктәбе каршында эшләп килүче тынлы оркестр зур тырышлык куйды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International