Мөслим муниципаль районында Җиңү көне

2017 елның 9 мае, сишәмбе

Илебездә билгеләп үтелүче күпсанлы бәйрәмнәр арасында Җиңү көне аерым урын алып тора. Әлеге бәйрәм беркемне дә битараф калдырмый. Бу шатлыклы, тантаналы язгы көндә сугышта катнашкан барлык ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.

9 нчы май көнне Мөслим район үзәгендә Бөек Ватан сугышында җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы булып узды. Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә ГХАТ бүлеге зур активлык күрсәтте.

Бәйрәм демонстрация белән башланып китте. Анда барлыгы 4 меңнән артык кеше катнашты.

Традиция буларак сугышта һәлак булганнарның  истәлегенә  Мемориаль комплекстагы мәңгелек ут янына чәчәкләр куелды.

Мөслим муниципаль район Башлыгы Рамил Муллин сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, район халкын һәм килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән тәбрик итте.

Җиңү – безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек, беркайчан да онытылмас. Барлык ветераннарга сәламәтлек, бәхет, озын гомер, гаиләләрнең тынычлыклыкта һәм иминлектә тормыш кичерүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International