Май аенда Әтнә районының барлык авылларында да сугышта һәлак булганнарга бик күп һәйкәлләр ачылды. Барлык ачылу тантаналарында да ветераннар, мәктәп укучылары, авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2017 елның 9 маенда бөтен Рәсәй буенча, "Үлемсез полк” халыкара иҗтимагый акция узды.
«Мәңгелек полк» акциясе Алабугада 2014 елдан бирле үткәрелә. Беренче елны анда 500 кеше катнашса, быел бу акциядә 4 меңнән артык кеше, шул исәптән, ЗАГС хезмәткәрләре дә катнашты.
9 май җиңү бәйрәме, буыннар очрашуы көне. Без барыбыз да үзебезне җиңүгә катнашыбыз бар кебек тоябыз, ветераннарыбыз белән горурланабыз.
Гадәттәгечә, Алабуга районы ЗАГС булеге белгечләре бу көнне, бар халык белән бергә мәйданда каршылады.
8 май көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә бик күп җимеш куаклары утыртылды. Бу акция Җиңү бәйрәменә багышлап уздырылды. Чарада район ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмадылар, алар яу кырында ятып калган бабаларына багышлап агачлар утырттылар.
Бөек Җиңү көнендә Питрәч районында яшәүче Марина Михайловна Никитина үзенен 90 яшлек юбилеен каршылады. Аны котларга район башлыгы Эдуард Дияров килде. Юбилярнын өйенә 4 баласы, оныклары һәм оныкчыклары да җыелды.
Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә шушы җиңүгә зур өлешен керткән, балачагын һәм яшүсмер елларын сугыш урлаган Шамил ага Гариповның гомер бәйрәме булды.
Нөнәгәр авылында яшәүче Шамил Гарыйф улы Гариповка 8 май көнне 90 яшь тулды.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын үткәрү кысаларында 5 май көнне Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда сугыш ветераны Новиков Михаил Алексей улы мәктәп укучылары белән очрашты. Очрашу барышында укучылар бүгенге тормыш өчен нинди зур эш эшләнелгәнлеген аңладылар. Ветераннарыбыз - алар батырлык, туган илгә тугрылык үрнәге. Бер минутлык тынлык белән шул елларның авырлыгын кичкән ватандашларыбыз искә алынды.
Рәсәй – ул күп гасырлы тарихлы һәм борынгы гореф-гадәтләрне саклап калган дәүләт.
2017 елның 8 нче маенда Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге район делегациясе Вәрәш-Баш авылында гомер итүче Шәргыя Баянованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлау хаты һәм күчтәнәчләр тапшырылды. Җыелган кунаклар Шәргыя ханымга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, озын гомер теләделәр.