Рәсәй – ул күп гасырлы тарихлы һәм борынгы гореф-гадәтләрне саклап калган дәүләт.
Ватанны яратмыйча, безнең бабаларыбыз, аталарыбыз илебезне ничек яклаганын белмичә, аның патриоты булып булмый.
Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе ел саен "Хәтер вахтасы. Мәңгелек ут" патриотик акциясендә катнаша.
Җиңү бәйрәме алдыннан, ГХАТ Идарәсе яшь парлар белән берлектә, Бөек Җиңү Монументы янына бардылар. Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларын искә алдылар, обелискка чәчәкләр куйдылар.