Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгын үткәрү кысаларында 5 май көнне Лениногорск шәһәре Язылышу сараенда сугыш ветераны Новиков Михаил Алексей улы мәктәп укучылары белән очрашты. Очрашу барышында укучылар бүгенге тормыш өчен нинди зур эш эшләнелгәнлеген аңладылар. Ветераннарыбыз - алар батырлык, туган илгә тугрылык үрнәге. Бер минутлык тынлык белән шул елларның авырлыгын кичкән ватандашларыбыз искә алынды. Ул минутта һәрберсе бабаларыбызның бүгенге көннең шундый якты булуына бәяләп булмаслык зур өлеш керткәнлеген аңлый иде. Укучылар ветераныбызны басып алкышларга күмде һәм чын күңелдән бүгенге тормышыбызның тынычлыгы өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, барысына да исәнлек-саулык һәм тыныч тормыш телибез!