Гомер бәйрәме

2017 елның 8 мае, дүшәмбе

Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә шушы җиңүгә зур өлешен керткән, балачагын һәм яшүсмер елларын сугыш урлаган Шамил ага Гариповның гомер бәйрәме булды.
Нөнәгәр авылында яшәүче Шамил Гарыйф улы Гариповка 8 май көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, “Наз” социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Фәния Йосыпова, Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Әхмәтханов, авылның ветеранннар советы рәисе һәм имамы Наил Салихов, “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы директоры Фердинант Хәйруллин, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова  юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент В.В.Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
1955 елда Динә апа белән кавышып, бүгенге көнгә кадәр 62 ел бергә матур, күркәм гомер юлы үтәләр алар. 5 бала тәрбияләп үстереп, һәркайсын олы тормышка озатып, 14 онык, 13 оныкчыкларының шат авазларына сөенеп, тормыштан канәгать булып тормыш итәләр. Гариповлар - Нөнәгәр авылының олы хөрмәткә лаек, үрнәк гаиләсе дә.
Ил агасы булган картка карата күпме ихтирам, күпме хөрмәт чагыла авылдашлары тарафыннан. Әйе, Шамил абый Нөнәгәр авылында мәчет торгызу эшендә башлап йөрүче була. Аның тырышлыгы белән яңа мәчет сафка баса һәм лаеклы ялга чыккач 22 ел буе авылда имам вазыйфасын башкара. Балаларын, оныкларын да изге теләгеннән, хәер догасыннан калдырмый. Аларга үгет-нәсыйхәтләрен биреп, дин кушканча яшәргә чакыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International