“Георгий тасмасы”, сугыш кырларында ятып калганнар турында хәтер яңарту йөзеннән, Бөек Җиңү көне алдыннан оештырыла.
Әлеге патриотик акцияне, тәүге мәртәбә, Балык Бистэсе муниципаль районынын башкарма комитетынын ЗАГС булеге хезмэткэрлэре уздырды.
#БалаларСугышТурында – шушындый хэштег белән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан социаль челтәрләрдә шигырьләр эстафетасын башлап җибәрде. Әлеге акциянең асылында сугышның нәрсә икәнен, илебезгә күпме югалтулар китергәнен, җиңү әләме күтәрелгәнче халкыбыз нинди михнәтләр кичергәнен үсеп баручы буынга җиткерү булды. Шулай ук социаль челтәрләрне буш сүзләр белән түгел, ә авыр вакытларның ачысын, Җиңү шатлыгын чагылдыручы шигырьләр белән тутыру.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, сәяси, иҗтимагый оешмаларда, ветераннар һәм яшьләр берләшмәләрендә төрле акцияләр уздырыла. Әлеге чараларда сугыш ветераннарын котлыйлар, бәйрәм кичәләре уздыралар, фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар үткәрәләр, өлкән буынга кирәкле ярдәм күрсәтәләр.
7 май көнне Ютазы районы Урыссу бистәсендә яшәүче Ленинград блокадасында катнашучы, хезмәт ветераны Мария Сомованы Татарстан Республикасы Хөкемәт Советы депутаты Ирек Салихов туган көне һәм Җиңү бәйрәме белән котлады. Аңа бу көнне бик күп матур сүзләр әйтелде һәм теләкләр теләнде.
Бөтен Россия халкының иң бөек, кадерле һәм озак көтелгән бәйрәме - Җиңү Көне җитугә бары берничә көн калды. Нәкъ менә бу көнне һәркайсыбыз, бөек батырлык өчен, үз Ватаны өчен, фашист дошманны җинучеләргә горурлык хисе белән яши.
Ел саен Республикада Татарстан һәм бөтен Россия Федерациясендә Җиңү көненә бәйле төрле бәйгеләр, тантаналар уздырыла.
Бөек Җиңү көне алдыннан тагы бер Питрәчтә яшәүче юбилярны район башлыгы котлады. Ул –Садия Румянцева. Аңа 90 яшь тулды. Юбилярны котларга социаль яклау булеге Рашида Сахабиева һәм башка район җитәкчеләре килде. Хәзерге вакытта Садия апа балалары һәм оныкларына сөенеп яши.
Гаилә - җәмгыятьнең иң кечкенә һәм шул ук вакытта иң кирәкле бер күзәнәге. Гаилә - баланың төп тәрбиячесе. Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә - Гадел, Акыллы, Ихтирамга Лаек Әти-әни дигән сүзләр җыелмасы ул. Димәк гаиләнең ныклы, тотрыклы булуы өчен әлеге төшенчеләрнең камил рәвештә булулары шарт.
“Җылыклыкны үлчәр өчен үлчәү бар,
Олылыкны үлчәр өчен үлчәү юк”,- дип язган иде Ф.Яруллин.
07 май көнне Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Азат Фрат улы һәм Эльвира Фәрит кызы гаиләсендә көтеп алган малай туды, аңа Амир дигән исем бирелде.
Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан Сугыш ветераны Шәрәпов Зыятдин Мәүләүтдин улы белән очраштылар. Безнең батыр Сталинград оборонасында, Европа азат итүдә катнашкан, һәм өенә 01.01.1946 елда кайтып төшкән. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер бер кызында яши. Аны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, җиңү өчен рәхмәт белдерделәр, ныклы сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе теләп калдылар.
1993 елда Генеральная ассамблея ООН карар чыгара, 1994 елдан 365 көннең бер көне гаиләгә багышланырга тиеш дигән, һәм язның иң матур вакыты- 15 майны сайлыйлар.
2017 елның 4 май көнендә Кама Тамагы һәм Рудник урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән “Гаилә белеме” диеп исемләнгән дәрес үткәрелде.