#БалаларСугышТурында – шушындый хэштег белән Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан социаль челтәрләрдә шигырьләр эстафетасын башлап җибәрде. Әлеге акциянең асылында сугышның нәрсә икәнен, илебезгә күпме югалтулар китергәнен, җиңү әләме күтәрелгәнче халкыбыз нинди михнәтләр кичергәнен үсеп баручы буынга җиткерү булды. Шулай ук социаль челтәрләрне буш сүзләр белән түгел, ә авыр вакытларның ачысын, Җиңү шатлыгын чагылдыручы шигырьләр белән тутыру.