1993 елда Генеральная ассамблея ООН карар чыгара, 1994 елдан 365 көннең бер көне гаиләгә багышланырга тиеш дигән, һәм язның иң матур вакыты- 15 майны сайлыйлар.
2017 елның 4 май көнендә Кама Тамагы һәм Рудник урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары белән “Гаилә белеме” диеп исемләнгән дәрес үткәрелде.
Дәреснең төп максаты : яшьләрне гаилә байлыкары белән таныштыруда, ата-аналарны хөрмәт итуне онытмаска иде. “Гаилә”, ”никах”, ”өйләну”- төшенчәләренә төшенудә.
Гаилә мәсьәләре белән бик күп төрле оешмалар катнаша, шулай ук зур рольне ГХАТ бүлегедә ути ,- диеп башлады ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова.
Укучыларга ГХАТ бүлеге функцияләре һәм бурычлары турында сөйләде.
Яшьләр гаилә белән булган кызыклы , бәхетле чакларын сөйләп үттеләр.
Һәрбер гаиләдә бер – береңне тынларга, ишетергә, бер-береңне аңларга, хөрмәт итәргә кирәк диеп тәмамланды әлеге дәрес.
Шулай ук китапханә хезмәткәрләре “Гаилә калейдоскобы” диеп исемләнгән күргүзмә әзерләделәр.