Бөтен Россия халкының иң бөек, кадерле һәм озак көтелгән бәйрәме - Җиңү Көне җитугә бары берничә көн калды. Нәкъ менә бу көнне һәркайсыбыз, бөек батырлык өчен, үз Ватаны өчен, фашист дошманны җинучеләргә горурлык хисе белән яши.
Ел саен Республикада Татарстан һәм бөтен Россия Федерациясендә Җиңү көненә бәйле төрле бәйгеләр, тантаналар уздырыла.
Шулай итеп, 2017 елның 4 маенда Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннарын, бергә 55 һәм аннан да артык ел иңгә иң куеп тормыш иткән, сугыш елларының ачысын татыган һәм бәяләп бетергесез өлеш керткән гаилә парларын тантаналы тәбрикләделәр. Бу гаилә парлары Примеровлар Степан Яков улы һәм Дарья Егор кызы, Хакимуллинар Мансур Абдуллазян улы һәм Флюра Сиразий кызы, Муратовлар Магзум Кәрим улы һәм Гөльсинә Әкрам кызы, Забировлар Бадертдин Айметдин улы һәм Зөләйха Габдулла кызы, Барлевлар Владимир Иван улы һәм Нина Алексей кызы, Шмелевлар Владимир Федор улы һәм Валентина Матвей кызы.
Гаилә - ул тормышның төп таянычы, җәмгыятьтә әхлак, мәхәббәт, хөрмәт, тынычлык һәм гармония идеалларының нигез чыганагы. Нинди үзгәрешләр булмасын, җәмгыятьтә гаилә - һәр кеше өчен ышанычлы причалы, үз гаиләсендә кеше көч таба бит. Бары тик нык гаиләдә генә ышанычлы һәм лаеклы буынны тәрбияләп була.
Тантананы сугыш еллары чары җырлары башлады. ГХАТ бүлеге белгечләре, юбилейларны бу тантаналы залга чакырып, аларның тормыш еллары, ничек танышканнары, нинди кыенлыклар кичергәннәре турында сөйләделәр.
Муратовлар Мәгзум Кәрим улы һәм Гөльсинә Әкрам кызы инде 59 ел кулга-кул тотынып тормыш буенча баралар. Мәхәббәт, бер-берсе турында кайгырту, уртак фикерләү, бер-берсен аңлау – менә нәрсә булдырган бу тату гаиләне. Алар бергә ике бала үстергәннәр, балалары өчен әти-әни - намуслык, үзара хөрмәт үрнәге.
60 ел элек гаилә учагын Хакимуллинар гаиләсе яндырып җибәрә. Алар үз гаиләсенең җылысын һәм тыныч, ышаныч тормышны күп еллар саклап килгән гаилә. Алар мәхәббәттә лаеклы өч бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер алты оныкларын, җиде оныкчыкларын тәрбияләргә булышалар.
60 ел элек Примеровлар Степан Яков улы һәм Дарья Егор кызы үз гаиләләрен төзиләр. Яхшы гаилә – озын-озак еллар гомер дәвамында төзелгән уртак хезмәт җимеше. Ике йөрәк, ике гомер, ике язмыш бер кылдыксыз, бәхетле, бер-берсен яратып яшәгән парга әверелә. Примеровларның төп капиталы - өч балалары, биш оныгы һәм биш оныкчыгы. Степан Яков улы - Бөек Ватан сугышы ветераны, Дарья Егор кызы - тыл хезмәтчәне.
55 ел элек Шмелев Владимир Федор улы һәм Валентина Матвей кызы никахы оеша, Гаиләнең бәхет нигезе - 55 ел мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм зур хезмәттә яшәү.
56 ел элек Забировлар Бәдертдин Айметдин улы һәм Зөләйха Габдулла кызы язмышлары берләште. Алар бергә авыр тормыш елларын җиңеп чыга, шатлык һәм мәхәббәт тулы йорт төзи. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстергән, ике онык һәм оныкчыкны тәрбияләргә булышып торалар. Бәдертдин Айметдин улы Венгрия сугышы катнашучысы.
"Гәүһәр" юбилярларлар Барлевлар Владимир Иван улы һәм Нина Алексей кызы бәхетле никахта инде 55 ел яши. Владимир Иван улы үзенең тормыш иптәшен- “бердәнбер, кадерлем һәм яраткан хатыным” - дип яши. Гомере аша алар җылы гаилә мөнәсәбәтләрен югалтмыйча юилейга кадәр җиткәннәр.
Тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгел - юбилярлар ГХАТ бүлеге почет юбилярлар китабына имза куйдылар һәм бер-берсен котладылар.
9 майда бөтен ил куренекле Бөек Җиңү бәйрәменең 72 еллыгын каршылый Һәм бүгенге юбилярларлар да бу җиңүгә зур өлеш керткән. Сугыш чоры балалары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашучылар – аларга кечкенәдән олыларча яшәргә өйрәнергә, күпне күрергә, якыннарын югалтырга, кайгы-хәсрәт, иртә авыр хезмәт кичерергә туры килгән. Юбилярлар авыл хуҗалыгында, заводларда бик күп эшләгән, яраткан, балалар үстергән. Һәркемнең авыр тормыш юлы булган. Әмма тормыш авылыклары аларны екмаган, еллар аша алар мәхәббәт, аңлау, бер-берсенә тугрылык хисен саклап кала алганнар.
Юбилярларны котларга Зеленодольск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Хәлилова Лилия Шәүкәт кызы килде, парларга Яшел Үзән муниципаль районыны Башлыгы тарафыннан Рәхмәт хатлары тапшырылды.
"АК БАРС БАНК" Яшел Үзән филиалы директор урынбасары Григорьева Елена Геннадий кызы Котлау сүзләре әйтте һәм һәр парга бүләккә көнкүреш техникасы алуга сертификатлар тапшырды.
Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча пенсион фонд җитәкчесе Сабурский Алексей Вячеслав улы юбилярларны котлап, аларга уңышлар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләп калды.
"Яшел Үзән молочноперерабатывающий АҖ комбинаты" директоры Егоров Артур Иван улы тарафыннан юбиялярларга комбинат продукциясе буләк ителде.
Тантанада кунаклар, туганнары һәм якыннары тарафыннан парлар адресына бик күп җылы котлаулар яңгырады.
Бәйрәмдә Зеленодольск шәһәре мәктәпкәчә белем бирү "Созвездие" учреждениесендә тәрбияләнүче Әминә Сабирова тарафыннан сугыш турында шигырь яңгырады.
Бәйрәм бик мәрхәмәтле, куанычлы, дулкынландыргыч булып чыкты һәм барлык катнашучыларның йөрәкләрендә эз калдырыр дип ышанабыз.