Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан яңа туган сабыйны теркәү чарасы узды

2017 елның 7 мае, якшәмбе

07 май көнне  Баулы районы ГХАТ бүлегендә яңа туган баланы тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Азат Фрат улы һәм Эльвира Фәрит  кызы гаиләсендә көтеп алган малай туды, аңа Амир дигән исем бирелде. 

Әти-әниләр туу турындагы акта кулларын куйдылар, балаларының беренче документын – туу турындагы таныклыгын һәм Татарстан Президентының котлау хатын кабул итеп алдылар. Яңа гражданин хөрмәтенә Россия Федерациясе Гимны яңгырады.

Амирның сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүенә ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International