ЯҢАЛЫКЛАР


6
май, 2017 ел
шимбә

«Без сезнең белән горурланабыз» - бу сүзләр Идел буе районы ГХАТ бүлегендә юбилярлар адресына янгырады. Җинү көне - безнең илнең һәр кешесе өчен олы бәйрәм. Шушы көн уңаеннан ГХАТ бүлегендә үзләренең алтын һәм бриллант юбилейларын билгеләп үтүче 10 гаиләне котладылар.

Шәһәребезнең барлык ветераннарын Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз! Сезнең алда баш иябез һәм озын гомер телибез! 

 

14 яшьлек гражданнарыбызга тантаналы рәвештә паспорт тапшыру район музеенда үтте. Россия Федерациясе гражданы паспорты алу - тулы хокуклы гражданы булу бик зур мәртәбәле һәм җаваплылык өсти. Шушы җаваплы һәм мәртәбәле вазыйфаның мәгънәсен 14 яшьлек гражданнарга миграция баш инспекторы Гөлнара Фатихова, район ЗАГС бүлегеҗитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина аңлаттылар һәм котладылар. Үткән гасырда кулланылган туу турындагы таныклыклар, хәрбиләрнең паспортын алыштыручы сугыш елларындагы хәрби билет һәм башка бик күп документлар белән балалар һәм аларның әти-әниләре музейда таныштылар.

Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү алдыннан белгечләр ЗАГСка килүчеләрнең барысына да Георгий тасмалары тагалар, алар шулай ук ветераннарга һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерергә ярдәм итәләр.

 04 май көнне Яр Чаллы шәһәренен Тантаналар сараенда 2017 елны үзләренең алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче 6 парны котлау булып узды. Бәйрәмне ГХАТ идарәсе хезмәтчеләре ачты, аларга котлау сүзләре әйтте һәм чәчәк бәйләмнәрен тапшырдылар. Бу вакыйга уңаеннан юбилярларга «Почетлы акт» һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Юбилярлар үзләренең балаларыннан, оныкларыннан, дусларыннан матур теләкләр, котлаулар кабул иттеләр. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсендә “Георгиев тасмасы – Җиңү символы” акциясе дәвам итә. Бу көнне тантаналы рәвештә 4 парның никахлары теркәлде. Яңа туган гаиләләр Бөек Ватан сугышы ветераннарына җиңү алып килгән өчен хөрмәт йөзеннән Георгиев тасмасын тактылар.

4-5 майда Теләчедә муниципаль хезмәткәрләре арасында хатын-кызлар җыелма командалары волейбол буенча ярышларда көч сынаштылар. Әлки районы командасы авыл районнары арасында беренчелекне яулады. ГХАТ бүлеге начальнигы Халиуллина Э.Ф. да җиңүгә үз өлешен кертте.  

6 май көнне Әтнә районының Күәм авылында  сугышта катнашкан ветераннар хөрмәтенә зур чара узды. Бу чарада  ветераннар, мәктәп укучылары, Күәм авыл җирлеге, башкарма комитеты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә Җиңү Көненең  72 еллыгына багышланган, бәйрәм чаралары узды.


5
май, 2017 ел
җомга

Георгий тасмасы – ул җинү бәйрәменең истәлекле символы. Бөек Җинүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәмгә карата, илебезнең терле почмакларында волонтерлар георгий тасмалары эләштеләр. Бу акцияне Буа районы ГХАТ бүлеге дә хуплады, таныклык алып китүчеләрне бәйрәм белән котлап георгий тасмалары бирелде.

Баулы ГХАТ бүлегендә  үзенчәлекле  паспортлар тапшыру чарасы узды.  Бөек Җиңү Көне алдыннан 18  мәктәп укучысына  тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.

         ГХАТ бүлеге специалисты Альбина Әхмәтова Бөек Җиңүгә багышланган  “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!”   акциясе турында сөйләде, һәр паспорт   алучыга  Совет халкының җиңүе символын - Георгий тасмасын тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International