Чистай муниципаль районы ЗАГС бүлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүне бәйрәм итү алдыннан белгечләр ЗАГСка килүчеләрнең барысына да Георгий тасмалары тагалар, алар шулай ук ветераннарга һәм барлык өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле гаризаларны рәсмиләштерергә ярдәм итәләр. 9 майга стенд, шулай ук «Үлемсез полк» йөрешендә катнашу өчен табличкалар ясалды.
ЗАГС бүлеге коллективы тулы составта гомумшәһәр бәйрәм чараларында катнаша, сугыш ветераннарының өйләренә баралар.