Түбән Кама районы авыл җирлекләрендә Җиңү Көненең 72 еллыгына багышланган, бәйрәм чаралары узды.
6 май көнне Каенлы авылында авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин һәм Түбән Кама районы депутатлары Рафаил Хәбибуллин һәм Рәзиф Латыйпов Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре янына бардылар, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек теләделәр, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән бүләкләр тапшырдылар. Концерт программасынан соң, ветераннарны һәм бәйрәм кунакларын "солдат" баткасы, коймак һәм чәй белән сыйладылар.
7 май көнне Олы Афанас авылында сугышта һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән Һәйкәл янында бәйрәм митингы булды. Митингта 100дән артык кеше катнашты, алар арасында Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары,тыл хезмәтчәннәре бар иде.
Рәсми чәчәкләр салу тантанасыннан соң, ветераннар өчен әзерләнгән мәдәни программа башланды. Аның барышында Олы Афанас авыл җирлегенең балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары башкаруында сугыш чоры җырлары яңгырады.