Баулы ГХАТ бүлегендә үзенчәлекле паспортлар тапшыру чарасы узды. Бөек Җиңү Көне алдыннан 18 мәктәп укучысына тантаналы шартларда Россия Федерация гражданы паспорты тапшырылды.
ГХАТ бүлеге специалисты Альбина Әхмәтова Бөек Җиңүгә багышланган “Георгий тасмасы. Хәтерлим! Горурланам!” акциясе турында сөйләде, һәр паспорт алучыга Совет халкының җиңүе символын - Георгий тасмасын тапшырды.
Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хуснуллина яшьүсмерләрне җылы котлады һәм Баулы районы миграция мәсьәләләре буенча инспекторы, Илүсә Исмагилова белән паспортлар тапшырды.
"Чишмә" вокаль ансамбле башкаруында сугыш еллары җырлары бәйрәмне тагын да күтәреп җибәрде.