Азнакай шәһәре ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Җиңү көне алдыннан Бөек Ватан Сугыш ветераны Шәрәпов Зыятдин Мәүләүтдин улы белән очраштылар. Безнең батыр Сталинград оборонасында, Европа азат итүдә катнашкан, һәм өенә 01.01.1946 елда кайтып төшкән. Тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер бер кызында яши. Аны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, җиңү өчен рәхмәт белдерделәр, ныклы сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе теләп калдылар.
Бөтен ГХАТ бүлеге коллективы, чын күңелдән, барлык сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын һәм бөтен халыкны Бөек бәйрәм - Җиңү Көне белән котлый!