"Үлемсез полк" акциясе

2017 елның 9 мае, сишәмбе

     2017 елның 9 маенда бөтен Рәсәй буенча, "Үлемсез полк” халыкара иҗтимагый акция узды. Акция рәсәйлеләргә Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән кешеләргә карата, хөрмәт күрсәтү өчен үткәрелә. Түбән Кама районында "Үлемсез полк" акциясендә катнашучылар саны 27 мең кеше булды.

     Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре дә  гаиләләре белән берлектә, Бөек Ватан сугышында булган туганнары фотопортретларын кулларына тотып, акциядә актив катнаштылар. Мәңгелек ут янында хәрәкәт тәмамланды. Шәһәр халкы  Җиңү монументына, сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре  Һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International