Никахны теркәү, ул һәрбер гаилә тормышында мөһим вакыйга. Элек-электән май ае никахлашу өчен иң яхшы ай саналган. Шуңа күрә, март аенда туйлар күп уздырыла. Табигатьнең кышкы йокыдан соң уянуы кеше тормышында муллык һәм яшь буанның барлыкка килүе белән тиңләштерелә. Төрле проблемалар, каршылыклар арткы планда кала. Ләкин яшь парлар төрле ырымнарга түгел, ә эчкерсез һәм нык мәхәббәт көченә таяналар.
2019 елның 4 нче март көнендә ГХАТ идәрәсендә инде гадәткә кергән «Май чабу» проекты башланып китте. Борынгы күңел ачулар бүгенге көн яшьләре арасында да үз актуальлеген югалтмый һәм өлкән буын гореф-гадәтләре белән якыннынрак танышырга ярдәм итә.
Аларның бәхетле гаилә тормышы тарихы 50 ел элек, 1969 елның 1 мартында Казан шәһәренең үзәк ГХАТ идарәсендә үз союзларын төзегән вакытта башлана. Алар ныклы гаилә корганнар, анда үзара аңлашу, мәхәббәт һәм хөрмәт хөкем сөрә.
Зариповлар гаиләсе - Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, хезмәт ветераннары, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен, «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «халык мәгарифе отличнигы» аерым хөрмәтләү билгеләре белән бүләкләнделәр.
2019 елның 2 мартында Лениногорск шәһәре ГХАТ сараенда Назаров Валерий Петр улы белән Валентина Борис кызын “Алтын туй” юбилее белән котлау тантанасы уздырылды. Нәкъ менә илле ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә терки. Шул көннән күп вакыт узган булса да, аларның бер-берсенә булган мәхәббәте, хөрмәте һәм хисләре аз гына да сүрелмәгән.
2019 елның 1 марты көнне Чистай Никахлашу сарае ирле-хатынлы юбилярлар – Классеннар гаиләсе өчен ишекләрен ачты.
Виктор Иванович һәм Татьяна Эдмундовна үзләренең кырык еллык гаилә юбилейларын билгеләп үттеләр.
2019 елның 2 март көнендә Балтач районы Яңгул авыл җирлегендә «Яратырга килдек без бу җиргә” дип исемленгән матур кичә үтте. Бу бәйрәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, Балтач ГХАТ бүлеге белән берлектә оештырылды. Кичәнең олы кунаклары булып Яңгул авыл җирлегенең өч ихтирамга лаек гаиләләре: Баһаутдиновлар, Гыйләҗевлар, Габделхаковлар чакырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова районның демографик хәлен яктыртып, гаиләнең мөһимлеге турында чыгыш ясады.
Яз – табигатьнең җанланган, чәчәк вакыты. Март – туйлар өчен бик уңышлы ай. Халык сынамышларынча, март ае элек-электән туйлар уздыру өчен уңай булган. Барлык табигать озын кыштан соң уянган кебек, гаиләдә дә, һичшиксез, үзара килешү һәм гармония барлыкка киләчәк.
Шуңа күрә яңа язылышкан Вәлишиннар Айдар һәм Эльвира үзләренең гаилә тормышын нәкъ менә март аенда башлап җибәрергә карар кылулары гаҗәп түгел. 2019 елның 2 мартында алар балдаклар алыштылар һәм шулай итеп, Мөслим районында 2019 елның язгы туйлар эстафетасын ачтылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Магалимова Я.Ш. яшь парларны котлап, бәхетле гаилә тормышы, мәхәббәт һәм иминлек теләде.
2019 елның 2 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Халиловлар гаиләсенең туганнары һәм якыннары бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.
Яшьләр авыл клубында биегәндә танышалар. Әхвәл Хәбир улы гомере буе шәһәрнең төрле оешмаларында машина йөртүче булып эшли, ә Сания Нурулла кызы хезмәт эшчәнлеген балалар бакчасында балаларны тәрбияләүгә багышлый.
2019 елның 2 мартында шәхси тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булып узды. Ә барысы да 1968 елда башлана Сергей һәм Валентина тугызынчы сыйныфта бергә укыйлар. Үзешчән сәнгать түгәрәкләренә бергә йөргәннәр, вокал белән шөгыльләнгәннәр. Дәресләрдән соң бергәләп өйгә кайтканнар. Бу парның хисләре чын мәхәббәткә әверелгән. Ә 1969 елда Васильево поселогы советында Сергей Сергей улы һәм Валентина Павел кызы рәсми рәвештә үзләренең гаилә союзын төзеделәр, Частовлар гаиләсе туа.
2019 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Низамаевлар гаиләсе Виктор Василий улы һәм Зәйтүнә Замалтын кызы алтын туйларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район ЗАГС идарәсе коллективы, җитәкчесе Әмирова Г.Р. исеменнән, юбилярларны котладылар.
Алтын юбилей - ул узган еллар өчен чын бүләк. Ныклы мәхәббәт белән бәйле парлар гына алтын туй юбилеен билгеләп үтәләр. Яшьләр өчен менә дигән үрнәк алар.