2019 елның 2 мартында Лениногорск шәһәре ГХАТ сараенда Назаров Валерий Петр улы белән Валентина Борис кызын “Алтын туй” юбилее белән котлау тантанасы уздырылды. Нәкъ менә илле ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәре ГХАТ бүлегендә рәсми рәвештә терки. Шул көннән күп вакыт узган булса да, аларның бер-берсенә булган мәхәббәте, хөрмәте һәм хисләре аз гына да сүрелмәгән. Чынлап та, Назаровлар гаиләсе барлык буынга да үрнәк гаилә. Матур гореф-гадәт буенча юбилярлар Татарстан Республикасы Лениногорск районының гаилә тормышын билгеләп үтүче парларның почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар. Бүлек белгечләре аларга нык сәламәтлек, озын тигез тормыш теләп, бүлек җитәкчесе Е.Я. Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырды.