Аларның бәхетле гаилә тормышы тарихы 50 ел элек, 1969 елның 1 мартында Казан шәһәренең үзәк ГХАТ идарәсендә үз союзларын төзегән вакытта башлана. Алар ныклы гаилә корганнар, анда үзара аңлашу, мәхәббәт һәм хөрмәт хөкем сөрә.
Зариповлар гаиләсе - Татарстан Республикасының атказанган укытучылары, хезмәт ветераннары, мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен, «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре, «халык мәгарифе отличнигы» аерым хөрмәтләү билгеләре белән бүләкләнделәр.
Радик Абдулла улы һәм Фәния Яһудин кызы өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалар үз гаиләләрен кордылар, аларда да мәхәббәт хөкем сөрә. Аларны өч оныклары куандыра, аларны ихтирам итәләр һем гел ярдәм күрсәтәләр. Юбилярларның исемнәре «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына кертелде, Казан шәһәре мэры исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырылды.