Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендә «Май чабу» проекты башланып китте

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

2019 елның 4 нче март көнендә ГХАТ идәрәсендә инде гадәткә кергән «Май чабу» проекты башланып китте. Борынгы күңел ачулар бүгенге көн яшьләре арасында да үз актуальлеген югалтмый һәм өлкән буын гореф-гадәтләре белән якыннынрак танышырга ярдәм итә.

«Май чабу» атнасының һәр көне үз исемен йөртә.  Беренчеләрдән булып ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре янына 22 нче гимназия һәм 35 лицей укучылары - «Гаилә нигезләре» дәресләрен тыңлаучы өлкән сыйныф укучылары кунакка килде. Кызлар һәм егетләр пешекчелек өлкәсендә осталыкларын күрсәттеләр: үз куллары белән камыр ясап, узләре кыздырып, татлы коймаклардын авыз иттеләр. Атнаның икенче көнендә ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре дә әлеге проекттан читтә калмадылар – коймакларны һавада әйләндерә-әйләндерә кыздырып янә осталыкларын исбат иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International