ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2019 ел
шимбә

2019 елның 2 нче март көнендә Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идәрәсендəгадəттəгечə шимбə көнне үтə торган «Булачак яшь гаилə мəктəбе «Юнона» дəресе узды.

2019 елның 2-нче март көнендә ГХАТ Идәрәсе хезмәткәрләре булачак яшь парларга язылышу тантанасы нигезләрен күрсәттеләр.


1
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 1 марты Сороковнин Алексей һәм Подгорнова Анастасиянең күңелләрендә мәңге сакланыр. Чөнки язның беренче көнендә татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яшьләрнең гаиләләре теркәлде.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Халикова яңа өйләнешүчеләргә матур теләкләрен җиткерде.

Яз - яңа тормыш башлау өчен иң яхшы, матур, романтик, вакыт. Ул туй өчен табигый рәвештә уңай. Язга планлаштырылган тантана һәрвакыт үзенчәлекле наз белән аерылып тора. Беренче җылы кояш нурлары, яңгыравыклы чишмәләр һәм күчмә кошлар яшь парларга булышкан кебек .

2019 елның 1 мартында, язның беренче көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 10 пар гаилә бердәмлекләрен теркәделәр. Туйларның күбесе тантаналы шартларда узды.

Язның беренче көне Әлки районы Иске Тахтала авылында яшәүче Калсановлар һәм Кошки авылында Павловлар гаиләсе өчен зур бәйрәм. Артем Калсанов белән Светлана Павлова бүген ЗАГС бүлегенең Никахлашу залында тантаналы төстә язылыштылар.

Артемга 24 яшь, ул «Кызыл Шәрык-Агро» җәмгыятендә инженер булып эшли. Кәләш 21 яшьтә, мәктәп ашханәсендә пешекче.

Яшьләр Иске Тахтала авылында төпләнеп яшәргә ниятлиләр.

Артем белән Светлананы законлы никахлары белән котлыйбыз. Сездәй яшь гаиләләр районыбыз өчен бик тансык. Бәхетле булыгыз, сәламәт, акыллы балалар табып үстерегез!

Февраль аенда Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 21 сабый теркәлде:15 малай һәм 6 кыз. Шуларның 6 сы гаиләдә беренче бала, 7 – икенче, 4 - өченче, 2- дүртенче, 2- бишенче бала булып туган. Иң кечкенә бала 700 грамм, ә иң зуры – 4080 грамм.

Әти-әниләр балаларына Тимур, Данис, Даниэль, Аяз, Абдулла, Александр, Амаль, Иван, Кәрим, Кирилл, Мухаммаднур, Родион, Гөлназ, Дарида, Илиза, Мила, Ралина, Устиния дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 18, иң яшь әтигә 26 яшь, иң өлкән анага 41, иң өлкән әтигә 39 яшь.

Укучыларны Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, ә иң кызыксындырганы үзләренең актлар китабына теркәлгән исемнәрен күрү булды.

2019 елның 1 нче мартта Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 1 меңенче баланы теркәделәр. Бу сабый – Эмилия Сахаутдинова – 24 февраль көнендә дөнья күрде.

Бу балага сәламәтлек, батырлык, тыңлаучан булып үсергә насыйп итәбез! Әти-әнисен һәрвакыта елмаю һәм шаянулары белән куандырсын!

 Дәүләт гаилә сәясәтен тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Яшел Үзән шәһәрендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү традициягә әйләнде. Вафин Зөфәр Нурмөхәммәт улы һәм Мәдинә Харис кызы үзләренең Рубин юбилейларын тантаналы шартларда билгеләп үттеләр.

2019 елның февраль аенда Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə 201 туу турында акт теркэлде, алар арасында 106 – малай, ə 95 -кыз бала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International