Дәүләт гаилә сәясәтен тормышка ашыру кысаларында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрелә. Яшел Үзән шәһәрендә гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү традициягә әйләнде. Вафин Зөфәр Нурмөхәммәт улы һәм Мәдинә Харис кызы үзләренең Рубин юбилейларын тантаналы шартларда билгеләп үттеләр. Бу тантаналы көндә юбилярлар үзләренең туйларын, гаилә тормышының бәхетле мизгелләрен сагынып искә алдылар. Традиция буенча, юбилярлар Яшел Үзән шәһәренең мактаулы юбилярлары китабына үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Екатерина Романова юбилярларны чын күңелдән котлады һәм Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы А. Тыгин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.