Яз - яңа тормыш башлау өчен иң яхшы, матур, романтик, вакыт. Ул туй өчен табигый рәвештә уңай. Язга планлаштырылган тантана һәрвакыт үзенчәлекле наз белән аерылып тора. Беренче җылы кояш нурлары, яңгыравыклы чишмәләр һәм күчмә кошлар яшь парларга булышкан кебек .
2019 елның 1 мартында, язның беренче көнендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 10 пар гаилә бердәмлекләрен теркәделәр. Туйларның күбесе тантаналы шартларда узды.
ГХАТ идарәсе коллективы яшь парларны никахлашу көне белән котлап яшь парларга мәхәббәтләрен сакларга, бер-берсенә тугрылык сакларга, дус һәм тату яшәргә тели.