1 мартта Саба районы Килдебәк урта мәктәбе югары сыйныф укучылары Сабаның куп функцияле үзәгенә урнашкан ЗАГС бүлегендә булдылар

2019 елның 1 марты, җомга

Укучыларны Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Алсу Шәйхетдинова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды, ә иң кызыксындырганы үзләренең актлар китабына теркәлгән исемнәрен күрү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International