Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə февраль аенда туган балалар санына нəтиҗə ясалды

2019 елның 1 марты, җомга
2019 елның февраль аенда Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ идəрəсендə 201 туу турында акт теркэлде, алар арасында 106 – малай, ə 95 -кыз бала. Гаилəлəр арасында 72се беренче тапкыр əти-əни булдылар, 85 гаилə икенче тапкыр əти-əни булу шатлыгын татыды, 44 сабыйның гаилəсендə өч яисə өчтəн күбрəк абый-апалары үсеп килə.

         Малайлар өчен киң танылган исемнəр дип Артём, Әмир һəм Егор исемнəрен билгелəп үтергə була. Ә кызлар арасында Алиса, Аделина һəм София исемнəре еш кушылды. Иң сирэк очраган исемнəр - Асель, Леван, Агния һəм Стефания. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International