Никахны теркәү, ул һәрбер гаилә тормышында мөһим вакыйга. Элек-электән май ае никахлашу өчен иң яхшы ай саналган. Шуңа күрә, март аенда туйлар күп уздырыла. Табигатьнең кышкы йокыдан соң уянуы кеше тормышында муллык һәм яшь буанның барлыкка килүе белән тиңләштерелә. Төрле проблемалар, каршылыклар арткы планда кала. Ләкин яшь парлар төрле ырымнарга түгел, ә эчкерсез һәм нык мәхәббәт көченә таяналар.
Март аеның беренче көннәрендә Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 5 пар үзләренең никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Барлык парларның да никахлары озын гомерле һәм бәхетле булуларын телисе килә.
Районда ел башыннан 20 парның никахы законлы рәвештә теркәлде.