«Яратырга килдек без бу җиргә!”

2019 елның 2 марты, шимбә

2019 елның 2 март көнендә Балтач районы Яңгул авыл җирлегендә «Яратырга килдек без бу җиргә” дип исемленгән матур кичә үтте. Бу бәйрәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы, Балтач ГХАТ бүлеге белән берлектә оештырылды. Кичәнең олы кунаклары булып Яңгул авыл җирлегенең өч ихтирамга лаек гаиләләре: Баһаутдиновлар, Гыйләҗевлар, Габделхаковлар чакырылды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Р.Әхмәтханова районның демографик хәлен яктыртып, гаиләнең мөһимлеге турында чыгыш ясады. Бу чарага районның буйдаклар һәм кияүгә чыкмаган кызлар да чакырулы иде. Бәйрәмнең икенче өлеше тулысы белән гаилә кормаган яшьләргә танышу, үзара мөнәсәбәтләр урнаштыруга йөз тотылган программа нигезендә алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International