Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Халиловлар гаиләсенең бриллиант туйлары

2019 елның 2 марты, шимбә

2019 елның 2 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Халиловлар гаиләсенең туганнары һәм якыннары бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Яшьләр авыл клубында биегәндә танышалар. Әхвәл Хәбир улы гомере буе шәһәрнең төрле оешмаларында машина йөртүче булып эшли, ә Сания Нурулла кызы хезмәт эшчәнлеген балалар бакчасында балаларны тәрбияләүгә багышлый.

Бу 60 ел эчендә ирле-хатынлы Хәлиловлар 3 бала тәрбияләп үстергәннәр: Айрат, Рим һәм Рим. Юбилярларыбызның 5 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.

Халиловлар гаиләсе безнең яшьләр өчен дә, безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International