Әлмәт шәһәрендә Низамаевлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр

2019 елның 2 марты, шимбә

2019 елның 1 мартында Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендә Низамаевлар гаиләсе Виктор Василий улы һәм Зәйтүнә Замалтын кызы алтын туйларын - 50 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Район ЗАГС идарәсе коллективы, җитәкчесе Әмирова Г.Р. исеменнән, юбилярларны котладылар.

Алтын юбилей - ул узган еллар өчен чын бүләк. Ныклы мәхәббәт белән бәйле парлар гына алтын туй юбилеен билгеләп үтәләр. Яшьләр өчен менә дигән үрнәк алар.

Виктор Василий улы һәм Зәйтүнә Замалтын кызы 1964 елның мартында Әлмәт шәһәренең Мәдәният йортында биюләрдә танышканнар. Соңрак алар янә биюләрдә шәһәр паркында очрашалар. Виктор Зәйтүнәне озатып, алар арасында дуслык башлана.

1964 елның җәендә Виктор Василий улы Губкин исемендәге МИНГның татар кичке факультетына укырга керә. Ә Зәйтүнә Замалтын кызы 1968 елда Лениногорск шәһәрендә нефть техникумында укый башлый. Беренче танышуларыннан соң биш ел узгач, 1969 елның 1 мартында алар яшерен язылышалар. 1969 елның 22 июнендә яшь пар туйларын уздыра.

1978 елда язмыш  бу гаиләне Казахстанга алып килә. Алар икесе дә казах газ эшкәртү заводында эшли. 1984 елда Коми республикасының Усинск шәһәренә китәләр. Анда алар пенсиягә чыкканчы яшиләр. Юбилярлар нефть тармагында эшләгәннәр. Виктор - НГДУ баш механигы, Зәйтүнә-ОТиЗ начальнигы. Алар икесе дә «хезмәт ветераны» исеменә лаек.

Кайчандыр бию белән танышкач, алар хәзер дә Әлмәтнең «Ретро-биюләр» клубына актив йөри. Низамаевлар гаиләсе бик күңелле һәм тормышны яратучан. Алар актив тормыш рәвеше алып баралар-балык тотарга, бассейнга йөриләр, ә кышын чаңгыда шуалар.

Алар уллары Марат һәм кызлары Гөлнараны мәхәббәт һәм татулыкта тәрбияләп үстерәләр. Бүген дә юбилярлар биш оныкларын Һәм оныкчыкларын яратып яшиләр.

Бәйрәм көнендә балалары әти-әниләренә матур бүләк тапшырдылар. Тәрбия биргән өчен рәхмәт йөзеннән алар гаилә корган көннән бирле булмаган алтын балдак бүләк иттеләр.

Кадерле юбилярлар! Сезнең хисләрегез киләчәктә дә көч һәм оптимизм чыганагы булсын. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм игелек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International