Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы ГХАТ булеге Май Чабу атнасында килүчеләрне гаҗәпләндерергә, сөендерергә тырыштылар. 6 мартта барлык кеше тәмле беленнәр белән сыйландылар, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре һәркемне кыш бетү белән котладылар һәм аларның тормышларының түгәрәк, гаиләләрендә һәрчак тынычлык, изгелек булуын, гаилә остәлләрендәге хуш исле кызарып пешкән беленнәрнен муллык һәм яхшы тормыш билгесе булып торуын теләделәр.
2019 елның 6 март көнендә Балтач районы ЗАГС бүлегендә тантаналы рәвештә 14 яше тулган 10 укучыга паспорт тапшырылды. Бу көн аларның тормышында бик истәлекле һәм дулкынландыргыч булып исләрендә калачак. Әлеге чарада Балтач районы буенча миграция сораулары буенча бүлек җитәкчесе Рамиль Хафизов котлады, матур теләкләрен җиткерде.Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин яшьләрне илебезнең лаеклы гражданнары булырга һәм горурланып яшәргә өндәде.
2019 елның 6 мартында Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 61 Чаллы гаиләсе алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Т.И.Мулькаманова котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.
2019 елның 6 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ярты гасырдан артык бергә гомер иткән гаилә юбилярлары парады узды. Тантана алдыннан катнашучыларны узган еллардагы туйларга багышланган тарихи күргәзмә көтә иде. Чара кунаклары арасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина да бар иде.
2019 елның 6 нчы март көнендә ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре янына 7 нче номер астындагы «Күбәләк» балалар бакчасы кунакка килде. Балалларның экскурсиясе борынгы славяннарда кышны озату бәйрәменә һәм ГХАТ идəрəсенең «Май чабу» проектына багыщланды.
6 март көнне Питрәч район мәдәният йортында озак гомерләр бергә яшәгән парларны котладылар.
Шигалеево авылыннан Ринат Барый улы һәм Гөлчирәхан ханум Ахмеровлар быел үзләреннен 50 ел бергә яшәгән юбилеен билгеләп үтәләр. Бүгенге көндә аларнын 4 кызлары, 6 оныклары һәм 1 оныкчыклары бар.
Кощаково авылыннан Иван Павел улы һәм Валентина Федор кызы Шпилевлар 50 ел бергә яшәп, 2 кыз үстерделәр. Бу гаилә авылда һәм районда бик дәрәҗәле. Һәзерге вакытта алар бергә тату яшәп 2 оныкларын үстерергә булышалар.
2019 елның 5 мартында администрациянең кече залында шәһәр Советының социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният буенча даими комиссиясенең тематик утырышы узды. Комиссия эшендә Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина, Зәй шәһәре Советы депутатлары, шәһәр һәм район Советы аппараты һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты. Депутатлар ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау эшен оештыру, гаилә һәм никахның традицион кыйммәтләрен популярлаштыру, гаилә иминлекләрен профилактикалау, гаилә традицияләрен һәм йолаларын пропагандалаучы чаралар турында чыгышлар тыңладылар.
2019 елның 5 мартында Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 400 бала туу турында акт теркәлде.
16 февраль көнне Сунчаеев Радик Ринат улы һәм Мирсаяпова Айслу Рафик кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Амалия исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың этисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сезгә чын күңелдән онытылмаслык мизгелләр, якты вакыйгалар, бәхет-шатлык телибез!
Гаилә психологы Гүзәл Закирова белән очрашу «Казан» Гаилә үзәгендә «Мөнәсәбәтләрне җимерә торган рәнҗетүләр»темасына багышланды. Яшь парларга мисаллар китерделәр һәм ир-атның үпкәләвен искә төшерделәр: хатын-кызлар тарафыннан ышанычсызлык һәм контроль сизгәндә. Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер. Хатын - кызның аның сүзләренә һәм эшләренә-эшләренә салкынлык һәм битарафлыгы аша күренми торган игътибарсызлык сизелә. Хатын-кыз түбәндәге очракларда үпкәләнә: үзен начар хис итә һәм күрә: ризык, хис-тойгыларга әзерләнгән тышкы кыяфәтләрдәге үзгәрешләргә.
Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Гаилә остазы мәктәбе” проектының беренче очрашуы үтте. Проект “Sun&moon” гаилә үзәге ярдәме белән башланып китте. Проект кысаларында яшь гаиләләр тәҗрибәле остазлардан актуаль мәгълүмат ала алачак.
Беренче очрашу язның беренче көнендә булды. Бәхетле гаилә тормышы серләре белән легендар җырчы Әлфия Авзалова кызы Зөлфия ханым белән оештырылды.