2019 елның 6 мартында Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ярты гасырдан артык бергә гомер иткән гаилә юбилярлары парады узды. Тантана алдыннан катнашучыларны узган еллардагы туйларга багышланган тарихи күргәзмә көтә иде. Чара кунаклары арасында Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина да бар иде.