2019 елның 5 мартында Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 400 бала туу турында акт теркәлде.
16 февраль көнне Сунчаеев Радик Ринат улы һәм Мирсаяпова Айслу Рафик кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Амалия исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың этисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сезгә чын күңелдән онытылмаслык мизгелләр, якты вакыйгалар, бәхет-шатлык телибез!