2019 елның 6 нчы март көнендә ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре янына 7 нче номер астындагы «Күбәләк» балалар бакчасы кунакка килде. Балалларның экскурсиясе борынгы славяннарда кышны озату бәйрәменә һәм ГХАТ идəрəсенең «Май чабу» проектына багыщланды.
«Май чабу» атнасының чәршәмбе көне «Татлытамак-мәзәкче» дип атала, шул сәбәпле ГХАТ идәрәсе хезмәткәрләре очрашуны бәйрәмгә багышланган дидактик уеннан башлап җибәрделәр: башта «Коймак» дип йөртелгән бармакларга гимнастика ясалды, соңыннан балалар табышмаклар чишеп, үз куллары белән «Кояш» ясадылар.
Очрашуны тәмамлап кечкенә кунаклар төрле төсле гаилә әйләнәсендә теләкләр теләделәр, карачкы янында әйлән-бәйлән уйнадылар һәм татлы бәйрәм коймагыннан авыз иттеләр.