Питрәч районында юбилярларны котладылар

2019 елның 6 марты, чәршәмбе

6 март көнне Питрәч район мәдәният йортында озак гомерләр бергә яшәгән парларны котладылар.

Шигалеево авылыннан Ринат Барый улы һәм Гөлчирәхан ханум Ахмеровлар быел үзләреннен 50 ел бергә яшәгән юбилеен билгеләп үтәләр. Бүгенге көндә аларнын 4 кызлары, 6 оныклары һәм 1 оныкчыклары бар.

Кощаково авылыннан Иван Павел улы һәм Валентина Федор кызы Шпилевлар 50 ел бергә яшәп, 2 кыз үстерделәр. Бу гаилә авылда һәм районда бик дәрәҗәле. Һәзерге вакытта алар бергә тату яшәп 2 оныкларын үстерергә булышалар.

Керәшен Сәрдәсе авылыннан Николай Иван улы һәм Ольга Александр кызы Постниковлар бергә инде 60 ел. Алар гөмер буе үз авылларында яшәп, 3 бала үстерделәр. Һәзерге вакытта алар 4 оныкларын һәм 6 оныкчыкларына сөенеп яшиләр.

Питрәч ГХАТ бүлеге начальнигы Эльмира Набиуллина юбилярланы котлап, тантаналы рәвештә Почет китабына кул куйдырды.

Бәйрәмдә Пенсия фондынын начальнигы Искандер Ахметзянов 8 гаиләгә ана капиталына сертификатлар тапшырды.

Бәйрәмгә Питрәчнен беренче номерлы мәктәбенен 10 класс укучылары да чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International