Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Гаилә остазы мәктәбе” проектының беренче очрашуы үтте

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә “Гаилә остазы мәктәбе” проектының беренче очрашуы үтте. Проект “Sun&moon” гаилә үзәге ярдәме белән башланып китте. Проект кысаларында яшь гаиләләр тәҗрибәле остазлардан актуаль мәгълүмат ала алачак.

Беренче очрашу язның беренче көнендә булды. Бәхетле гаилә тормышы серләре белән легендар җырчы Әлфия Авзалова кызы Зөлфия ханым белән оештырылды.  

Гаилә темасы иң нечкә сорауларны да аякка бастырды. Бер-бер артлы коелган сораулар, дәртле күзләр, чын күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре проектның кирәклеген тагын бер кат раслады.

Киләсе очрашу ир-егетләр өчен күренекле шәхес Алмаз Наил улы Хәмзин белән оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International