Чистайда “Якут” туй

2019 елның 2 марты, шимбә

2019 елның 1 марты көнне Чистай Никахлашу сарае ирле-хатынлы юбилярлар – Классеннар гаиләсе өчен ишекләрен ачты.

Виктор Иванович һәм Татьяна Эдмундовна үзләренең кырык еллык гаилә юбилейларын билгеләп үттеләр.

Классеннар гаиләсе Чистай районында яшәүчеләр арасында зур абруйдан файдалана. Ирле-хатынлы- укытучылар үзләренең өч балаларын гына тәрбияләп калмыйча, Казан авиацион университетының Чистай филиалы “Восток” факультетының йөзләрчә студентына да белем һәм тормышларында кыйммәтле юнәлеш бирделәр. Виктор Иванович инде утыз елдан артыграк Чистай шәһәрендәге “Вектор” радиокампаниясе АҖ белән җитәкчелек итә.

ЗАГС бүлеге начальнигы Д.Н. Җәләлова “якут” туйларын билгеләп үтүче гаилә парына җылы һәм күңелле шартларда хөрмәт күрсәтте. Күңелле музыка, чын күңелдән әйтелгән котлау сүзләре, ЗАГС бүлегеннән Рәхмәт хаты - болар барысы да юбилярлар, аларның балалары һәм оныклары хәтерендә мәңге сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International