ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2019 елның июленә йомгак ясадылар.

Яшел Үзән муниципаль районы Васильево шәһәр тибындагы поселогында 50 ел бергә гомер иткән Исаковлар Владимир Геннадий улы һәм Гольшагар Сәйфилман кызы гаилә тормышы юбилеен билгеләп үттеләр.

Туйның алтын юбилее-ул 50 ел, гаилә тормышында иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе! Әлеге юбилейның символы - иң кыйммәтле һәм затлы металл-алтын. Ярты гасыр бергә гомер иткән кешеләр бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык исбатладылар.

2019-нчы елның 31-нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Горнаевлар гаилəсенең алтын туйлары үтте.

Июль аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 25 сабый теркәлде:12-малай һәм 13 кыз. Шуларның 8 е гаиләдә  беренче бала, 9 – икенче, 7 -  өченче, 1-дүртенче бала булып туган.


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Бүген яңа өйләнешүчеләр белән әңгәмә темасы:  «Партнер белән килешә белү». Булачак парларның 38 пары дәресләрдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр, үзләре кызыклы һәм дөрес карарлар таптылар, төрле биремнәрне үтәделәр.

Менә июль ае да ахрына житте, әмма алда әле җәй буе. Июльнең соңгы көнендә Яр Чаллы шәһәренең «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОда 22 яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару булды.

2019 елның 30 июль аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 18 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Исламов Рамиль Инсаф улы һәм Рената Вәсил кызы гаиләсендә булды. 11 июль конне аларның ике уллары туды.Яңа туган сабыйларга Данияр һәм Азамат исемнәре кушылды.

Тантанага чакырылган парлар Мендельсон маршы һәм балалары, оныклары алкышлары астында теркәлү залына керделәр. Ай саен ГХАТ Идарәсендә гаилә парлары өчен бәйрәмнәр үткәрелә, алар бергә шатлык-куанычлар, уңышлар, югалтулар һәм авырлыклар белән гомер кичерәләр. 

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре 2019 елның июль аенда туучылар санына йомгак ясадылар һәм яңа туган балаларга кушылган иң популяр исемнәрне атадылар. Июль аенда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 73 бала, шул исәптән бер пар игезәк теркәлгән.


29
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Эссе июль ае җәйге матур чорларның берсе. Елның бу мизгеле кояшлы һәм җылы көннәргә бик бай. Бу айда дөньяга килгән сабыйларның холкында июль аена хас булган кыюлык һәм матурлык, төрлелек кебек сыйфатлар бар.

Июль аенда районда барлыгы 11 сабый туды. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ирле-хатынлы Алена һәм Андрейның улы Даниил дөньяга килде, 2 әни күп балалы булды, бер әни 4 нче баласын тапты. 53 яшьлек ир-аттның өченче улы дөньяга килде. Ә 60 яшьлек ир-ат 6 нчы бала атасы булу бәхетенә иреште.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International