Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә июль аенда туучылар санына йомгак ясалды

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге белгечләре 2019 елның июль аенда туучылар санына йомгак ясадылар һәм яңа туган балаларга кушылган иң популяр исемнәрне атадылар.

Июль аенда Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 73 бала, шул исәптән бер пар игезәк теркәлгән. Малайлар – 33, кызлар – 40. Беренче бала – 27 гаиләдә, икенче бала – 34 гаиләдә, өченче һәм аннан соңгы балалар 12 гаиләдә туган. Ел башыннан Бөгелмә районында 498 бала, шул исәптән 4 игезәк пар туган. Барлыгы 250 малай һәм 248 кыз бала теркәлгән.

Июльнең иң популяр исемнәре – Артем, Руслан, Милана, София һәм Варвара, малайлар өчен сирәк исемнәр – Гардаш, Савва, Демьян, кызлар арасында – Агдалия, Златослава, Милада иң гадәти булмаган исемнәр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International