«Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре Тархановлар гаиләсен "алтын" юбилярлары белән котладылар! Бүген Илгис Абдрахман улы һәм Мария Григорьевна гаилә тормышының 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу искиткеч, данлыклы һәм сирәк бәйрәм!
Никахны теркәү, ул һәрбер гаилә тормышында мөһим вакыйга.
Кайнар кояш, якты күк, сусыл яшеллек һәм ачык буяулар - менә нәрсә ул июль. Һәм ничек июль аендагы туйдан баш тартырга була, чөнки нәкъ менә бу айда бөтен тирә-юнь матурлык, романтика һәм уңай эмоцияләр белән тулган?!
Табигатьнең иң гүзәл почмагыңда урнашкан Иске Абдул авылында тырыш, эшчән халык яши. Кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бәйрәмнәрне бергә матур, кызыклы итеп үткәрәләр. Шундый күңелле гаилә бәйрәмендә Тукай районы ЗАГС бүлеге дә катнашты. 45,50,55 ел бергә гомер итүче гаиләләрне туй көннәре белән котлап истәлекле бүләкләр, котлау хатлары тапшырылды. 45 ел- сапфир туйларын билгеләүче Илдус абый һәм Алсу апа Талиповлар, алтын туйларын билгеләүче Мөсәвир абый һәм Фәүзия апа Салиховлар, 55 ел бергә зөбәрҗәт туйларын билгеләүче Кәшиф абый һәм Хәнифә апа Насыровлар гаиләләре яңа гына өйләнешкән парлар кебек җыл сүзләрдән күңелләре эреп елмаеп, балкып утырдылар.
2019 елның 28 июлендә Мөслим районында Яшьләр көнен билгеләп үттеләр. Бәйрәмнең бизәге булып быел дүрт һәм аннан да күбрәк балалары туган гаиләләрнең катнашуы торды. Мөслим муниципаль районы башлыгы Р.Х. Муллин барысын да бәйрәм белән котлады һәм өч гаиләгә акчалата сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Элек – электән мәхәббәт һәм көчле саф хисләр-ул фәрештәдән төп бүләк, дип саналды. 2019 елның 27 июлендә Чистай Никахлашу сараенда никахлашу тантаналары аерым сценарий буенча үткәрелде. Яшь парларны котларга мәхәббәт фәрештәләре дә килгән иде.
Илгиз Низамиевич 1936 елның 14 октябрендә Моркино районы Алмаметово авылында туа. 1960 елда Казан кооператив техникумын тәмамлап, Татарстан кулланучылар берлегенең Үзәк аппаратына оештыру бүлеге инструкторы буларак җибәрелә.
24.07.2019 Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Диана Олеговна һәм Сабир Рөстәм улы Клычевлар гаиләсендә бишенче бала тууы теркәлде. Күп балалы гаиләдә тагын бер малай туды, аңа Руслан исеме куштылар. Әлеге исемнең борынгы көнчыгыш тамырлары бар, ул төрки Арслан исеменнән килеп чыккан һәм “лев” (арслан) дип тәрҗемә ителә.
2019 елның 26 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 555 пар үзенең гаилә берлеген теркәде.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Габрахманов Рәхим Рафис улын һәм Габдрахманова Фирүзә Хәмит кызын никахлашу көне белән котладылар.
Феликс Мирзаевич тормышы һәрвакыт җаваплылык һәм ышаныч белән тулы – чөнки аның язмышы тирә-юньдәгеләрнең тормыш куркынычсызлыгы белән бәйле бит. Чаллы Эчке эшләр идарәсе оешуга бәйле рәвештә, аны тәҗрибәле хезмәткәр буларак ТАССР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге шәһәрнең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге башлыгы итеп билгеләде.
“Бердәм Россия” партиясенең “Ныклы гаилә” проекты нигезендә Мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләп узучы Илдар һәм Мәүҗидә Вәлиевләрне, Фәндәс һәм Сәрия Зариповларны, Владимир һәм Лидия Кротовларны, шулай ук әле быел гына чәчләрен чәчкә бәйләгән алты яшь пар хөрмәтенә бик матур, җылы кичә узды.