Бөгелмәнең Клычевлар гаиләсендә – бишенче бала

2019 елның 26 июле, җомга

24.07.2019 Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә Диана Олеговна һәм Сабир Рөстәм улы Клычевлар гаиләсендә бишенче бала тууы теркәлде.  Күп балалы гаиләдә тагын бер малай туды, аңа Руслан исеме куштылар. Әлеге исемнең борынгы көнчыгыш тамырлары бар, ул төрки Арслан исеменнән килеп чыккан һәм “лев” (арслан) дип тәрҗемә ителә.

Әлеге парның өч кызлары – Нәргизә, Рушания һәм Әмирә һәм уллары Ислам бар инде.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әни кешегә уллары туу турында таныклык тапшырдылар, нәнинең сау-сәламәт һәм бәхетле булып үсүен, дөньяны кызыксынып танып, бөтен гаилә өчен якты нур белән балкытуын теләп, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International