Җәй көненең гаиләле җылы кичәсе

2019 елның 28 июле, якшәмбе

Табигатьнең иң гүзәл почмагыңда урнашкан Иске Абдул авылында тырыш, эшчән халык яши. Кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бәйрәмнәрне бергә матур, кызыклы итеп үткәрәләр. Шундый күңелле гаилә бәйрәмендә Тукай районы ЗАГС бүлеге дә катнашты. 45,50,55 ел бергә гомер итүче гаиләләрне туй көннәре белән котлап истәлекле бүләкләр, котлау хатлары тапшырылды. 45 ел- сапфир туйларын билгеләүче Илдус абый һәм Алсу апа Талиповлар, алтын туйларын билгеләүче Мөсәвир абый һәм Фәүзия апа Салиховлар, 55 ел бергә зөбәрҗәт туйларын билгеләүче Кәшиф абый һәм Хәнифә апа Насыровлар гаиләләре яңа гына өйләнешкән парлар кебек җыл сүзләрдән күңелләре эреп елмаеп, балкып утырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International