ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019-нчы елның 25-нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Юха гаилəсен алтын туйлары белəн тəбрик иттелəр.

2019 елның 25 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегенә Лениногорск шәһәренең 6 нчы мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар килде.

24 июль көнне Бөгелмә шәһәренең ГХАТ бүлегендә быел өченче тапкыр үзенчәлекле игезәк бала тууы теркәлде. Көтеп алынган сабыйның дөньяга килүе – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Берьюлы ике бала туса – икеләтә бәхет.

25 июльда Баулы муниципаль районы ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче пар игезәкләр тууы теркәлде. Бу искиткич вакыйга Худойкул Рахмонкул улы һәм Мәфтүнә Бахтиёр кызы гаиләсендә барлыкка килде.

​​​​​​​«Бердәм Россия» партиясенең «Ныклы гаилә» проекты нигезендә Мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләп узучы Илдар һәм Мәүҗидә Вәлиевләрне, Фәндәс һәм Сәрия Зариповларны, Владимир һәм Лидия Кротовларны, шулай ук әле быел гына чәчләрен чәчкә бәйләгән алты яшь пар хөрмәтенә бик матур, җылы кичә узды.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Кеше тормышында озак елларга истә калырлык вакыйгалар була. Тәүге тапкыр паспорт алу - шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мохиттә үтсә. Укучыларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән  ветераннар Советы рәисе Р.Абдуллин, инвалидлар оешмасы рәисе Р.Фәрзиев,  миграция хезмәте белгече Р.Гибадуллин, район ГХАТ бүлеге җитәкчесе З.Ахметханова, МФЦ специалисты А.Садыкова  тәбрикләделәр. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә  дүртенче мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары  белән матур чара уздырылды.

Юбилярлар 50, 60 ел бергә һәм бу бик сөенечле вакыйга! Бер-береңне ничек яратырга һәм кайгыртып торырга кирәклеге мисалы. Чөнки ничә ел дәвамында бергә яшәп, сезнең күзләрегез шулай ук мәхәббәт һәм бәхет белән тулы, сезнең никахлашу көнегездә кебек!

Яшел Үзән муниципаль районында абортларны профилактикалауга багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Яшел Үзән шәһәре медицина оешмаларының хезмәткәрләре, ГХАТ бүлеге, Пенсия фонды белгечләре, ике конфессиянең дә руханилары, Яшел Үзән медицина училищесының күп балалы әниләр һәм студентлар, җәмәгатьчелек, ММЧ вәкилләре катнаштылар.

Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә бала туу тантанасы булып узды. Яшь Мухамедзяновлар гаиләсендә икенче бала дөньяга килде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International