Никахны теркәү, ул һәрбер гаилә тормышында мөһим вакыйга.
Кайнар кояш, якты күк, сусыл яшеллек һәм ачык буяулар - менә нәрсә ул июль. Һәм ничек июль аендагы туйдан баш тартырга була, чөнки нәкъ менә бу айда бөтен тирә-юнь матурлык, романтика һәм уңай эмоцияләр белән тулган?!
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә июнь аенда 7 никах теркәлде, июль аенда 14 пар үзләрең гаиләләрен кордылар.
Шулай да август ае иң популяр ай булып тора-бу айга 20 гариза бирелгән. Бу парларның барысы да бәхетле, нинди айда туйлары узуга карамастан, аларның гаилә юлы озын, якты һәм бәхетле булыр дип ышанасы килә!
Районда ел башыннан 44 парның никахы законлы рәвештә теркәлде, бу сан -узган ел дәрәҗәсе.