2019-нчы елның 31-нче июль көнендə Түбəн Кама муниципаль район ГХАТ Идарəсендə Горнаевлар гаилəсенең алтын туйлары үтте.
Һəр гаилə үз тарихын саклый. Ә гаилə бəхетен ничек сакларга икəнен алар үз тəҗрибəсеннəн белəлəр. Людмила Григорьевна белəн Борис Семеновичның бергə тормыш итүлəренə инде 50 алтын ел. Алар кызлары Марина һəм Еленага искиткеч əти-əни генə түгел, ə алмаштыргысыз əби белəн бабай да. Икесе дə бакча эшлəре белəн кызыксыналар, ə Людмила Григорьевна буш вакытында шигырьлəр язу белəн мавыга.
Тантанада ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре бəйрəм сəбəпчелəренə озын бəрəкəтле тормыш телəделəр, кунаклар алкышлары астына Горнаевлар гаилəсе исемнəре ГХАТ Идарəсенең Мактау китабына кертелде. Хезмəттəшлəре дə тантанадан читтə калмадылар – котларга дип ААҖ «Гидроэлектромонтаж» вəкиллəре килде.