ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 1-2 августында Шагалиева Эльвира Радик кызы –Буа ГХАТ бүлеге җитәкчесе, Казан Федераль Университетынын базасында үткән, вәкаләтле хезмәткәрләр арасында «Креативное мышление. Работа с «трудным» посетителем» тренинг программасында катнашты.

2019 нчы елның 1 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Мəктəпкə җыенырга ярдəм ит» хəйрия акциясе башланып китте.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2019 елның 1 августында 400 нче бала тууны дәүләт теркәве үткәрде.

Район ЗАГС бүлегендә июльдә яңа туган 11 бәби теркәлгән. Ә ел башыннан бирле биредә 60 нарасыйны исәпкә алганнар. Июль чын-чынлап туйлар ае булган – ЗАГС хезмәткәрләре 14 парның законлы никахын рәсмиләштергән. Елның беренче җиде аенда исә 49 гаилә теркәлгән.

Яшьләрнең беренче очрашуы кышын чаңгы шуу вакытында Аккош күлендә булды. Аннан соң кино, кафеларда уртак җыеннар, институттан соң очрашулар, Высоцкий, Леонтьев концертларына бергә барулар булды…1969 елның 31 июлендә Илдар Гаяз улы София Нургаяс кызына тәкъдим ясый.

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2019 елның июль аенда Әлмәт шәһәрендә 208 бала дөньяга килде. Алар арасында 103 малай, 105 кыз һәм 6 игезәк балалар.

2019 елның 1 нче август көнендə Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə июль аенда дөньяга килгəн балалар санына нəтиҗə ясалды.

2019 нчы елның 1 нче август көненнəн Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə «Буыннар нəселе» дип аталган үзенчəлекле рубриканы гамəлгə ашыру башлана. Рубрика 2020 нче елда ТАССР оешуына 100 ел багышланган.

2019 нчы елның 1 нче август көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə Аглиуллиннар гаилəсен дүртенче балалары дөньяга килү белəн тəбрик иттелəр.


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

70 ел бергә гомер итүне уңышлы туй дип атыйлар, чөнки мондый юбилейны бик сирәк бәйрәм итәләр.  Гадәти булмаган вакыйга геройлары - Петровлар Николай Александрович һәм Галина Михайловна 31 июль көнне гаять зур гаилә юбилеен билгеләп үттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International