Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!
2019 елның июль аенда Әлмәт шәһәрендә 208 бала дөньяга килде. Алар арасында 103 малай, 105 кыз һәм 6 игезәк балалар.
Баланың минималь авырлыгы 1380 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 4655 гр. Иң яшь әни – 19 яшьлек, иң өлкәне – 43 яшьтә, иң яшь әти – 19 яшьлек, ә иң өлкәненә - 58 яшь.
Бу айның популяр бала исемнәре Мәрьәм, Самира, Радель, Тимур. Сирәк исемнәр арасында Адам, Алан, Әлим, Алихан, Алишер, Аммар, Амаль, Арслан, Аскар, Герман, Елисей, Мурад, Рунар, Солтан, Умар, Ян, Айлин, Амелина, Ариела, Виталина, Зилия, Златослава, Иделия, Илона, Мелания, Мира, Самийя, Стефания, Элиф, Юлианна исемнәре булды.