Бүген «Казан» Гаилә үзәгендә Булатовлар Илдар Гаяз улы һәм София Нургаяс кызы «алтын» туйларын билгеләп үтәләр!

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Яшьләрнең беренче очрашуы кышын чаңгы шуу вакытында Аккош күлендә булды. Аннан соң кино, кафеларда уртак җыеннар, институттан соң очрашулар, Высоцкий, Леонтьев концертларына бергә барулар булды…

1969 елның 31 июлендә Илдар Гаяз улы София Нургаяс кызына тәкъдим ясый.

«Барысы да совет чорында яшәгән кебек, бездә шулай яшәдек. Эшләдек, балалар үстердек, бергәләп ял иттек. 50 ел эчендә күп нәрсә булды: бәхет тә, хәсрәт тә... һәм без барысын да бергә кичердек, бер-беребезне саклап, ярдәм итеп, бер-беребезне кайгыртып яшәдек. Иң мөһиме, гаилә тормышы елларында бер-беребезгә карата мәхәббәтне саклап кала алдык. Бу безнен озын гаилә тормышының сере булып тора», – дип раслыйлар юбилярлар.

Булатовлар гаиләсен гаилә тормышының ярты гасырлык еллыгы белән котлыйбыз! Сезгә тынычлык һәм сәламәтлек, якты иминлек һәм нык мәхәббәт, зур бәхет һәм һәр көн саен шатлык хисе кичерүен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International