Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə июль аенда туган балалар санына нəтиҗə ясалды

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе
2019 елның 1 нче август көнендə Тубəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə июль аенда дөньяга килгəн балалар санына нəтиҗə ясалды. Җəйнең икенче аенда 269 туу турында акт теркəлде, алар арасында 137 – малай, ə 132 кыз бала. Әлеге гаилəлəр арасында 92се беренче тапкыр əти-əни булу  шатлыгын татыды, 113 гаилəдə икенче бала барлыкка килде, 64 сабыйның гаилəсендə ике яисə  икедəн күбрəк абый-апалары үсеп килə. Малайлар өчен киң танылган исемнəр дип Матвей, Тимур исемнəрен билгелəп үтергə була. Ә кызлар арасында Валерия һəм Ралина исемнəре еш кушылды. Азиза һəм Али киресенчə, иң сирэк очраган исемнəр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International