Чистай районында дүрт йөзенче бала теркәлде

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре 2019 елның 1 августында 400 нче бала тууны дәүләт теркәве үткәрде.

Яңа туган кызының бәхетле әти-әниләре Алексей һәм Маргарита Румянцевлар котлау открыткасы алдылар, шулай ук алар адресына Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге коллективы исеменнән ихлас һәм җылы теләкләр яңгырады.

Паулина аларның беренче баласы булды, ә аның тууы быел Чистай районында дүрт йөзенче булып теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International